Үткәрү датасы: 2022 елның 28 мартыннан 3 апреленә кадәр.
Оештыручысы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Универсиада Авылы ур., 35, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты.
Анда Россиянең 81 регионыннан 397 белем бирү оешмасында укучы, шулай ук 90нан артык озата баручы педагог катнашыр дип көтелә.
Аны ачу тантанасы 28 мартта 16.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак.
Тарих буенча олимпиада Ярышлары 3 турдан торачак:
29 март – 1 язма тур;
30 март – 2 тест биремнәрен үз эченә алган язма тур;
1 апрель – 3 телдән тур, ул катнашучыларның бирелгән темалар буенча кыскача чыгышлары һәм аларны тикшерү.
Олимпиаданы ябу тантанасы 3 апрельдә 14.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак.