ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре муниципаль районнарның опека органнары белән киңәшмә уздырды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

18 мартта 11.00 сәгатьтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге ТР муниципаль районнарының опека органнары белән Zoom платформасында киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибендә алдагы елда опекуннарның (попечительләрнең) тәрбияләнүчеләрнең мөлкәтеннән файдалану һәм опекага алынганнарның мөлкәте белән идарә итү турында еллык хисапларын кабул итү мәсьәләләре каралды.

Муниципаль районнарның опека органнары белгечләренә гамәлдәге законнар нигезендә хисаплар кабул итү һәм аларны опекуннар (тәрбиягә бала алучы ата-аналар) белән тутыру тәртибе буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International