РФ Мәгариф министрлыгы "2022 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре" турында документ проектын әзерләде.
Документ "гражданнар, шул исәптән чит илдә белем алган һәм чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре белән бәйле рәвештә аны өзәргә мәҗбүр булган чит ил гражданнары өчен төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрү рәвешләрен" билгели.
Документка аңлатма язуында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча арадаш аттестация формасында ДЙА нәтиҗәләре төп гомуми белем турында аттестат бирү өчен нигез булып тора, диелә.