РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мартта университетларда карьера үзәкләрен трансформацияләү буенча махсус ресурс үзәген эшләтеп җибәрергә ниятли, дип хәбәр итте сишәмбе көнне министрлыкның матбугат хезмәте.
"2022 елның мартында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ресурс үзәген эшләтеп җибәрә, аның бурычларына университетларда карьера үзәкләре трансформациясе керәчәк. Ресурс үзәге карьера үзәкләрен аналитик, методологик, эксперт һәм мәгълүмати-техник яктан тәэмин итәчәк, шулай ук аларның цифрлы трансформациясе мәсьәләләрен координацияләячәк, шул исәптән мониторинг, җыюны һәм анализлауны да үз эченә алачак", - диелә хәбәрдә.
Бүген мәшгульлек структурасы үзгәрә, мөмкин булган куркынычларга әзер булырга, чыгарылыш укучылары буенча барлык критик нокталарны да, узган елларны да төгәл эшкәртергә кирәк.