18 мартта Юдино бистәсендә Тимерюлчылар мәдәният сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел саен уздырыла торган «ЛУЧ - 2022. Тоя белүчеләр» интеграцион иҗат фестиваль-конкурсы узды.
Фестиваль шактый яшь булуга карамастан, катнашучыларның географиясе ел саен киңәя.
Фестивальдә Минзәлә интернат мәктәбе укучылары катнашты. Аларның "Ложкари" ансамбле мәдәниятнең һәм сәнгать эшлеклеләренең атказанган хезмәткәрләреннән торган компетентлы жюрины битараф калдырмады.
Фестиваль йомгаклары буенча Минзәләдән ансамбль 1 дәрәҗә лауреат булды, ә катнашучылар дипломнар, истәлекле бүләкләр алды.