Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлый

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Баланы теркәлү урыны буенча беренче сыйныфка кабул итү өчен 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яздырырга мөмкин.

Мәктәпне микрорайонга беркетү турындагы дәлилле акт мәктәпнең һәм ИКМОның рәсми сайтында басыла.

Бу чорда укырга кергәндә ташламалардан, шулай ук беренче сыйныф укучыларын абыйлы-энеле һәм (яисә) апа-сеңелләре укый торган мәктәпкә өстенлекле рәвештә кабул итү хокукыннан файдаланырга мөмкин.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https:/ uslugi.tatarstan.ru/) аша язылырга мөмкин

Ә 6 июльдән баланы теләгән мәктәпкә теркәү урыны буенча (буш урыннар булганда) язылу башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International