РФ президенты һәм хөкүмәте премияләренә студентлардан һәм аспирантлардан гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Россиядә яшь кешеләрне бүләкләү механизмнары бар. Алар арасында икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча белем алучы студентлар һәм аспирантлар өчен Президент һәм хөкүмәт стипендияләре, шулай ук әһәмиятле фәнни ачышлар кылган кешеләр өчен стипендияләр бар. Яңа уку елында аларны 9 меңнән артык студент һәм 1 400 аспирант алачак. Бу максатларга федераль бюджеттан 695 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

2022/2023 уку елында икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча белем алучылар арасында РФ Президенты стипендиясенә 2 700 студент һәм 300 аспирант дәгъва итә ала. РФ Хөкүмәте стипендиясен 4 500 студент һәм 500 аспирант ала алачак. Икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча белем алучы студентларга һәм аспирантларга стипендиягә гаризалар кабул итү вакыты югары уку йортларында билгеләнә.

Шулай ук укуда һәм фәнни ачышларда ирешкән уңышлары өчен стипендиягә гаризалар кабул ителә башлады. 2022/2023 уку елында 700 студент һәм 300 аспирант РФ Президенты стипендиясен ала алачак. Хөкүмәт стипендиясен 1 200 студент һәм 300 аспирант ала алачак. Стипендияләр алу өчен конкурска гаризалар 2022 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International