Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт һәм мәгариф министрлыгы "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законның 47 статьясына педагогик хезмәткәрләрнең министрлык тарафыннан расланган Исемлектән тыш артык хисап документларыннан азат ителү хокукы турында төзәтмәләр әзерләде. Бу адым укытучыларны бюрократик эштән саклаячак, дип ышаналар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте. Ә кәгазь йөкләнеш ким дигәндә ике тапкыр кимиячәк.
Исегезгә төшерәбез, элек барлык регионнарга мәҗбүри документлар исемлеге җибәрелгән иде. Анда педагог "кертергә" тиешле 4 төп документ: һәр гомуми белем дәрәҗәсе өчен төп белем бирү программасы, өлгерешне исәпкә алу журналы, озайтылган көн төркеме журналы һәм укучыларның шәхси эше.
Калган хисаплар, исемлекләр, өземтәләр - вазыйфалардан тыш эшләнелә. Мондый эшләр хезмәткәрнең язма ризалыгы һәм хезмәт килешүе буенча гына башкарыла.
Моннан тыш, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев сүзләренә караганда, укытучыларга эшләү уңайлырак булсын өчен мәктәп һәм колледжлар өчен электрон документ әйләнешенең бердәм моделен эшләү башлана.
Документ әйләнешенең бердәм моделен апробацияләү 2022 елның сентябрендә башланачак.