Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздан көзгә күчерделәр.
«Бөтенроссия тикшерү эшләре бөтен Россия буенча көзгә күчерелде. Әмма БДИ һәм ТДИ үз вакытында үтәчәк. Бүген БДИның вакытыннан алда чоры башланды», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Быелгы уку елында бөтенроссия тикшерү эшләре 4 - 8 һәм 10 - 11 сыйныфлар укучылары өчен узарга тиеш.