Вакансияләрнең педагогик маркеты КФУда узачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

30 мартта «УНИКС» КФУның КСКда педагогик белгечлек юнәлешләре өчен вакансияләр маркеты булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, программа башка белгечлекләр вәкилләренә дә кызыклы булачак.

Чара 9.30 дан 19.00 сәгатькә кадәр узачак. Студентларны маркетта берничә мәйданчык көтә. Беренчесе һәм мөһиме - эш бирүчеләрнең стенд күргәзмәсе. Анда муниципаль һәм дәүләт, Россия һәм халыкара учреждениеләрнең вакансияләре тәкъдим ителәчәк. Мәйданчык 9.30 дан 12.00 гә кадәр өченче, дүртенче һәм бишенче катларда «УНИКС»та урнашачак.

Кече залда 10.00 сәгатьтән педагоглар сессиясенең пленар утырышы узачак. Анда башкарма хакимият органнары, профсоюзлар вәкилләре, яшь педагоглар һәм укучылар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International