Түбән Камада мәктәпләрендә күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен бушлай туклану сакланып калачак.
Узган айда Түбән Кама хакимияте 1 апрельдән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр аны гомуми нигезләрдә түли башлаячакларын игълан итте. Әлеге чара мохтаҗ һәм аз керемле гаиләләргә адреслырак ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирер дип планлаштырылган иде. Әмма әлеге карар мәктәп укучыларының ата-аналары тарафыннан тискәре реакция тудырды. Аларның кайберләре ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәкләрен язган.
Хәзер шәһәрдә һәм районда күп балалы гаиләләрдән 1,1 меңнән артык укучы бушлай туклана, бу максатларга 8 млн сумнан артык акча таләп ителә.