14 марттан 20 мартка кадәр «Дуслык» оешмасы базасында «Кредо» республика профиль сменасы кысаларында укыту-тренировка җыеннары узды.
Аларда география, астрономия, әдәбият, физик культура, кытай, испан һәм итальян телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына үткән 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар белән дәресләрне Казан федераль университетының югары квалификацияле укытучылары, республиканың белем бирү оешмаларының иң яхшы укытучылары, шулай ук чакырылган белгечләр үткәрде.
Укулар барышында һәр предмет өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча лекцияләр укылды, узган елгы биремнәр каралды, олимпиада биремнәренең гамәли өлешенә аерым игътибар бирелде.
Кичләрен балалар командаларны берләштерү, психологлар җитәкчелегендә мотивацияне арттыру, шулай ук алар өчен вожатыйлар оештырган төрле иҗади чараларда катнаштылар.
Аларга йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез!