Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары старт алды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге вәкилләре Чаллыда, Чистайда һәм Казанда булдылар. 22 мартка Арчага, ә 23 мартта Әлмәткә бару планлаштырыла.

Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.

Күчмә эшләрдә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылары катнаша. Алар арасында - Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшина.

Конкурска йомгаклар 2022 елның апрелендә туган тел форумы кысаларында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International