Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче бәйге көне узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче конкурс көне узды.

Конкурсантлар эксперт жюрилары каршында укучыларны укыту һәм тәрбияләү процессын оештырганда кулланыла торган нәтиҗәле методик практикалар тәкъдим иттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентация белән үрелеп барды. Методик материалларны тәкъдим итү өчен конкурсантлар үз интернет-ресурсларын (шәхси сайт, блог, шул исәптән – социаль челтәр битләрен, мәгариф оешмасы сайты битләрен) куллана алдылар.

Конкурсант 15 минутка кадәр чыгыш ясый алды һәм аннары 10 минутка кадәр жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

Конкурсның төп критерийлары булып түбәндәге параметрлар торды: актуальлек һәм нәтиҗәлелек; фәнни корректлылык һәм методик грамоталылык (шул исәптән электрон укыту чараларын куллануда); мәгълүмат, коммуникатив һәм тел культурасы.

22 мартта төбәк этабында катнашучылар шул ук гомуми белем бирү учреждениеләре базасында дәресләр бирәчәк.

Уңышлар сезгә,кадерле конкурсантлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International