Быел Казанда биш балалар бакчасы һәм алты мәктәп төзекләндереләчәк. Восстание урамындагы 231 нче һәм Новаторлар урамындагы 155 нче номерлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә ремонт барышында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар булдырылачак.
173, 98, 73, 143 номерлы мәктәпләрдә, 131 нче лицейда һәм 18 нче гимназиядә капиталь ремонт аерым эш төрләре буенча үткәреләчәк.
Мәдәни мирас объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 73 нче һәм 98 нче мәктәпләрдә эшләр планлаштырылган. Алар региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары булып тора. Бу максатларга республика бюджетыннан 141 млн сум акча бүленгән.
Балалар учреждениеләрендә иҗтимагый һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына республика бюджетыннан 1 млрд 103 млн сум бүлеп бирелгән.