Илсур Һадиуллин «Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашачак

2022 елның 22 марты, сишәмбе

23 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашачак һәм Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә база математика буенча имтихан язачак. Акциядә шулай ук депутатлар, республиканың мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның башка мәктәпләрендә Бөтенроссия акциясе 15 марттан старт алды. Аның максаты-булачак чыгарылыш сыйныф укучыларында имтиханнар алдыннан дөрес кәеф булдыру. Акциянең инициаторы-мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт. Бу чара 2022 елда алтынчы тапкыр үткәрелә.

БДИга әзерлек вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханда кирәк була торган белемнәр генә түгел, дөрес психологик кәеф тә, үз көчләренә ышаныч та зур әһәмияткә ия. Биредә гаиләнең дә, ата-аналарның роле дә бәяләп бетергесез. Татарстан Республикасы бу акцияне актив рәвештә хуплый, ата-аналар үзләре дә БДИда катнаша, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша. 

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International