Методистларның дәрәҗәсе нигә төште?

2013 елның 14 июне, җомга
Быел 1 июньнән республика районнары һәм шәһәрләрен¬дәге мәгълүмати-методик үзәкләргә (ММҮ) милли мәга¬рифне үстерү һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек итү штаты кире кайтарылды. Гому¬мән, мәгариф өлкәсендә методик эшчәнлеккә игътибар ни дәрәҗәдә бирелә? Методистлар ничек эшли, аларның нинди тәкъдимнәре бар? Без әлеге мәсьәләне Кама Тамагы районы мисалында өйрәнергә булдык.

2011 елда районда дүрт методист штаты кыскартылган булган. Ә инде милли мәгариф бел¬гечләрен бетерүне министрлык¬ның әлеге мәсьәләгә бармак аша каравы дияргә кирәк. Хәзер исә читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга туры ки¬ләчәк. “Безнең район Омскиның татар мәктәпләре белән хезмәт¬тәшлек итә. 2004 елда анда булып кайттык, үзләре дә килеп кит¬теләр. Бүген Сәет, Үләнкүл, Олы Түрәле мәктәпләре белән элемтә¬дә торабыз: хат алышабыз, бергә¬ләп бәйгеләр уздырабыз. Татарча китаплар, методик эшкәртмә¬ләр, укыту-тәрбия эшләре өчен дисклар җибәрәбез. Анда татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага ике мәртәбә генә укытыла”, – ди Кама Тамагы ММҮ директоры Нурзия Җиһаншина.

Соңгы елларда методистлар¬ның мәктәпләргә чыгуы кимегән иде. Чөнки республикада Мәга¬риф өлкәсенә күзәтчелек итү буенча департамент булдырылгач, алардан күзәтчелек һәм контрольлек итү вәкаләтләре алынды. “Әлеге вазыйфаның бетере¬лүе эшкә аяк чалды. Укытучы¬ларның хезмәтенә контроль җит¬ми башлады. Без педагоглардан хаталарны төзәтүләрен таләп итә алмыйбыз, бары тик киңәш би¬рәбез яки “зинһар өчен” дип кенә сорый алабыз”, – ди Кама Тамагы районы мәгариф бүлеге башлыгы Илшат Гомәров. – Бу – бик кирәкле вазыйфа. Элек дәрес¬ләрдә көне буе утырып, дәрес планнары сорый идек. Хәзер ул мәҗбүри түгел. Ләкин планнан башка ничек итеп дәрес бирергә мөмкин? Электрон әс¬баплар – ярдәмнең бер төре генә бит ул”.

Моңа кадәр директор, алар¬ның урынбасарлары, методистларга дәресләрдә катнашу өчен сәгатьләр куелган иде. Хәзер бу да юк. Әмма яңа уку елыннан безнең министрлык моны кире кайтарырга уйлый. Чыннан да, укытучыга кимчелекләрен күр¬сәтү, укыту эшчәнлегенә ярдәм итү бик кирәк. Башкача белем сыйфатын ничек яхшыртып була? Әлбәттә, методистларның үзлә¬ренең дә белемнәре югары булырга тиеш. Аларның укытучылар, мәктәп директорларына караганда җаваплылыгы зуррак. Ләкин шул ук вакытта укытучы 25 мең сум яки аннан да күбрәк хезмәт хакы алганда, 13-15 мең сумга эшләп йөргән методист-ларның дәрәҗәсе югала. Укытучылардан яхшы хезмәт таләп итү көлке булып тоела хәтта.

Кайбер районнарда бу бел¬гечләр еш алышынып тора, чөн¬ки кәгазь эше күп, ә акчасы аз. Кама Тамагында исә мондый хәл күзәтелми. Анда мәгълүмати-ме¬тодик үзәктә унлап белгеч эшли. Кемдер педагогларның аттестациясе, бердәм дәүләт имтиханнары, олимпиадалар, кемдер ки¬тапханә фонды, тәрбия эшләре һәм башкалар өчен җавап бирә. Әмма мәктәптә укытыла торган барлык фәннәргә бары тик ике генә белгеч билгеләнү дөрес тү¬гел. Чөнки алар барлык фән¬нәр¬нең дә нигезен белергә тиеш бит.

Бүген бердәм дәүләт имтиханнары уздырылган көннәрдә БДИ турында кызыксынмыйча кала алмадык. Быел мәктәпне 107 укучы тәмамлый икән. Районда сынауга ел дәвамында әзер¬ләнгәннәр. Сынап карау имтихан¬нарының нәтиҗәләре кат-кат анализланып, кимчелекләр өс¬тендә эш алып барылган. Мәга-риф бүлеге башлыгы сүлпәнрәк нәтиҗә күрсәтүче укытучыларга үзе дә консультацияләр биргә¬ләгән. Казан (Идел буе) федераль һәм башкалабызның илкүләм тикшеренүләр технология уни¬верситетларының галимнәре дә район укучылары, укытучылары өчен консультация-семинарлар үткәргәннәр. Әмма кайбер фән¬нәр буенча белгечләрнең булмавы да үзен сиздерә. Районда химия, физика укытучылары җитеп бетми. Шул ук вакытта математика буенча нәтиҗәләр дә бик югары түгел. Яхшы укытучылар пенсиягә китә, яшьләр мәктәпкә килергә ашкынып тормый. Узган ел укучыларның рус теле нәтиҗәләре республиканыкыннан югарырак та булган. 2009 елда 21 укучы аттестатсыз калган булса, соңгы елларда бу сан – бер яки ике. 2011 елда рус телен бирә алмаган егет узган ел армиядән кайтып, аны 63 баллга тапшырган. Узган уку елында аттестатсыз калган укучы техникумда белем ала. Ул математиканы кабат бирергә талпынып карамаган, димәк, аңа техникумда да ошый.

Кама Тамагында имтихан нә¬тиҗәләрен яхшырту, ата-ана¬ларның балаларының укуына игътибарын арттыру, укытучы хез¬мәтен бәяләү максатыннан, балалар сынап карау имтиханын тапшырганда әти-әниләрен дә чакыра башлаганнар. Укытучылар алар¬ның күз алдында тикшереп, нә¬тиҗә дә ясыйлар.

Күптән түгел Болгарда методик эшчәнлеккә багышланган чарада ТР мәгариф һәм фән минис¬тры Энгель Фәттахов укыту процессын оештырганда методик эшкә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклаган иде. “Соңгы вакытта укытучыларның игътибарын читкә җәлеп итә торган чаралар күп уза. Барлык эш-чәнлекне анализларга һәм аны ничек кыскартырга кирәк¬леген аңлау мөһим. Безнең өчен дәрес¬ләр – изге”, – дигән иде ул. Ми¬нистр¬лыкның гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова белдерүенчә, респуб¬лика мәгълүмати-методик тәэ¬мин итү һәм мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү үзәге белән ТР Мәгарифне үстерү институты көчләрен бер¬ләштереп, төбәк¬ләрдә методика хезмәтен үстерү өчен көчле база туплап, проблеманы хәл итеп була. Яңа елдан ММҮ директорлары, мәгариф бүлеге башлык¬ларының хезмәт хакы артуы да ярады. Югыйсә аларга укытучылардан да азрак акча түләнә иде. Шулай ук Хө-күмәтебез барлык мәгариф бү¬лекләренә “Пежо” автомобиль¬ләре тапшырды. Кыскасы, мәга¬риф төзелешендә үз¬гәртүләр башланды. Бу уңайдан Кама Тамагы белгечләре республикада мәгариф бүлекләре, ида¬рәләре¬нең бердәм системасы булдырылуын телиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International