Гаилә корылышында ярдәм күрсәтү, балаларны кире кайтаруны кисәтү максатыннан Менделеевскида тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр өчен «Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә ведомствоара хезмәттәшлек. Авырлыклар һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага укыту семинары оештырылды.
Чарада Яр Чаллы шәһәре гаилә коруына ярдәм итү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре, район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы, Башкарма комитет һәм республика матди ярдәм үзәге белгечләре катнашты.
Семинар ахырында белгеч-юрист, психолог консультацияләре оештырылды, ата-аналарга киңәшләр бирелде.