Тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда 28 марттан 3 апрельгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.
Бу этапта Россиянең 71 регионыннан 9-11 сыйныфларда белем алучы 295 укучы катнаша. Олимпиада турларында катнашучылар тарафыннан язылган 86 педагог өчен оештыручылар квалификация күтәрү курслары уздырачаклар.
Тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы 28 мартта 16.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак.
Әлеге олимпиада 3 этапта узачак.
29 март – беренче этап - эссе язу;
30 март – икенче тур - тест биремнәрен чишү;
1 апрель – өченче тур - бирелгән темалар буенча катнашучыларның кыска чыгышлары һәм аларны тикшерү;
Беренче ике тур Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының уку корпуслары базасында оештырылды, өченче тур – КФУның «IT – лицей» махсус уку-белем бирү интернат-мәктәбендә.
Олимпиаданың йомгаклау этабы кысаларында ярыш турларыннан тыш, катнашучылар һәм аны озата баручылар өчен Казан буйлап күзәтү экскурсиясе, Казан Кремленә экскурсия, ТР Милли музеена, Казан федераль университеты музеена бару планлаштырылган.
Олимпиаданы ябу тантанасы 3 апрельдә 14.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!