28-29 март көннәрендә Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы уздырыла.
Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Агымдагы елда чара 10 нчы тапкыр уздырыла.
Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.
2 көн дәвамында педагоглар һөнәри осталыкта ярышачаклар: мастер-класслар үткәрәчәкләр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 мартта "Хоррият" кафесында узачак.