Казан лицеисты астрономия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

20-26 март көннәрендә Самара өлкәсендә астрономия буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстаннан 7 укучы катнашты.

Астрономия буенча Олимпиада ике турда узды: теоретик тур һәм блиц-тест. Үзәк предмет-методик комиссия олимпиадасында катнашучыларга астрономиянең төп бүлекләре буенча биремнәр тәкъдим ителде.

Казан шәһәре Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Даниил Рязанов олимпиада призеры булды.

Укучылар командалар җитәкчеләре һәм озатып йөрүчеләр өчен икенче тур биремнәрен үтәгәндә, укучыларны астрономия буенча олимпиадаларда катнашуга әзерләү мәсьәләләре буенча мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International