Тарих буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар Казанга килде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Конкурс сынаулары 28 мартта старт ала, аларда Россиянең 71 төбәгеннән 295 өлкән сыйныф укучысы катнашачак.

Беренче һәм икенче турлар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак. 29 мартта балалар эссе язачаклар, 30 мартта тест биремнәрен үтәячәкләр.

Өченче тур 1 апрельдә махсуслаштырылган укыту фәнни үзәгендә - Казан (Идел буе) федераль университетының «IT-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә узачак. Катнашучылар бирелгән темалар буенча чыгышларын тәкъдим итәчәкләр һәм алар турында жюри әгъзалары белән фикер алышачаклар.

Олимпиадага 3 апрельдә йомгак ясалачак.

Конкурс чараларыннан тыш, катнашучылар өчен Казанның әһәмиятле музейларына экскурсияләр уздыру да планлаштырылган. озата баручылар өчен квалификация күтәрү курслары оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International