Түбән Кама районында гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга 540 млн сум юнәлдерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев хәбәр итте.
Спикер сүзләренә караганда, акча алты мәктәптә, шул исәптән Түбән Кама “Өмет” интернат-мәктәбендә, шулай ук өч авыл мәктәбендә капиталь ремонт үткәрүгә бүленгән. Объектлар гомуми белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау федераль программа буенча ремонтланачак.
Радик Хаҗиев шулай ук Шәңгәлче гомуми белем бирү мәктәбен капиталь төзекләндерүгә 9,6 млн сум бүлеп бирелүен әйтте. Шулай ук быел да Кызыл Чапчак авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Югары Сөнге мәктәп-интернатының икенче этабына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Финанслау суммасы 37,6 млн сум тәшкил итәчәк.
Республика финанславы кысаларында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы түбәсенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган, финанслау күләме 3 млн сум тәшкил итәчәк.