1 апрельдән ТР дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдә старт алачак. 

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән. 

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр барачак, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән.

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк: ата-ана паспорты (законлы вәкил), яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклык.

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. 

Беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен исәпләү гариза һәм кирәкле документлар пакеты бирелгәннән соң биш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә.

2022 елда кабул итү кампаниясе балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә 38 мең яшь казанлы җәлеп итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International