СИБУР һәм Казан милли тикшеренү технология университеты «Комплаенс» юнәлеше буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасын эшләделәр һәм хәзер аны гамәлгә кертү бара. Укуларны СИБУР хезмәткәрләре генә түгел, Татарстанның башка предприятиеләре дә үтә алачак.
КНИТУ базасында һәм партнерлык ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган программа кысаларында комплаенс кертү өлкәсендә бай тәҗрибә белән СИБУР һәм илнең башка эре компанияләре вәкилләре уртаклашачак. Программа якын арада старт ала. Программада катнашу шартлары турында мәгълүмат КНИТУның рәсми сайтында урнаштырылачак.
СИБУР - Россиядә комплаенс-системаларны үстерү лидерларының берсе, һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә уникаль тәҗрибәгә ия, һәм алар фикеренчә, КНИТУ белән уртак эш төбәктә комплаенс һәм эшлекле этиканы үстерү буенча эшчәнлекне уңышлы җәелдерергә мөмкинлек бирәчәк.
КНИТУ хокук идарәсе башлыгы Максим Паршенко хәбәр иткәнчә, ул югары уку йортында комплаенс юнәлешен җитәкли, тиешле өстәмә һөнәри программа кысаларында уку агымдагы елның июлендә үк башланачак.