Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чит дәүләтләрдән дәүләт аккредитациясенә ия булган югары белем бирү программалары - бакалавриат, специалитет, магистратура программалары, аспирантурада (адъюнктурда) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары, ординатура, ассистент-стажировка һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча чит дәүләтләрдән татар диаспорасы вәкилләрен укытуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Гаризалар 2022 елның 4 маеннан 3 июненә кадәр, Дзержинский урамы 3 нче йорт, 111 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә.