Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү һәм балалар бакчаларын комплектлау башланды

2022 елның 2 апреле, шимбә

Быел балалар бакчасына юлламалар белән 18 меңнән артык нәни казанлыны тәэмин итү планлаштырыла, ә яңа уку елында мәктәп парталары артына 20 меңгә якын бала утырачак.

Быелдан РФ Хөкүмәте карары нигезендә ата-аналарга «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында белешмәләр бирү тәртибе үзгәрде. Ата-аналар электрон чираттагы гариза статусын, мәгълүмат алу өчен язылу рәсмиләштереп, РФ дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша тикшерә алалар. Шул ук вакытта мәгълүмат алуга элек республика порталы яки шәһәрнең КФҮ аша гариза биргән ата-ана гына языла ала.

Хәзер ата-аналар чиратны бары тик Казан буенча гына һәм бары тик балалар бакчасына керү датасы килеп җиткәч кенә күрә. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гариза биргәннән соң, ата-аналар түбәндәге гариза статусларын күрәчәк: «Гариза карауга кабул ителде», «Мәгълүматларны раслау», «Гариза каралган», «Балалар бакчасына юллама көтә».

Әгәр 15 нче апрельгә кадәр өч яшьтән өлкәнрәк бала балалар бакчасына эләкми икән, ата-ана кайнар линия телефоны буенча шалтырата һәм учреждениене сайлый ала. Кайнар линия телефоннары edu.tatar.ru порталында мәктәпкәчә учреждениеләрнең рәсми сайтларында күрсәтелгән.

Быел беренче сыйныфка кабул иткәндә РТ дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн гариза бирү мөмкинлеге яңалык булды. Шул ук вакытта традицион ысуллар да сакланып калды. Документларны учреждениегә шәхсән килеп тапшырырга, шулай ук мәктәпнең электрон почтасына яки почта хезмәте аша җибәрергә дә мөмкин.

1 нче сентябрьгә балага кимендә 6 яшь тә 6 ай булырга һәм 8 яшьтән дә артмаска тиеш. Башка яшьтәге балалар беренче сыйныфка Мәгариф идарәсе каршындагы комиссия бәяләмәсе буенча кабул ителергә мөмкин, аңа идарә белгечләре, педагог-психологлар һәм логопедлар керә.

Беренче сыйныфка кабул итү ике этапта уздырыла: 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр – мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керү өчен өстенлекле хокукы булган балалар өчен; 6 нчы июльдән 5 нче сентябрьгә кадәр – башка районнардан балалар өчен.

Гомуми белем бирү оешмаларына яшәү урыны буенча укырга кергәндә полиция хезмәткәрләренең һәм хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук, хәтта алар бергә яшәмәсәләр дә, бер гаилә балаларына аерым өстенлекләр бирелә.

Кабул итү турында гариза бирү өчен ата-аналарга шәхесен таныклаучы документының һәм баланың туу турында таныклыгының күчермәсен тапшырырга кирәк. Беренче этапта ата-аналар шулай ук баланың бу микрорайонда яшәвен һәм аның өстенлекле хокукын раслаучы документлар (әгәр ул булса) тапшыралар.

Гаризаны РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша формалаштырганда югарыда күрсәтелгән документларның сканерланган күчермәләрен беркетергә кирәк.

Кабул итү турындагы боерык мәктәп тарафыннан гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамланганнан соң 3 эш көне эчендә һәм башка микрорайондагы балалар өчен 5 эш көне дәвамында чыга.

Мәктәпкә кабул итү анда буш урыннар булмау сәбәпле генә кире кагылырга мөмкин. Мондый очракта мәгариф оешмасы ата-анага хәбәр бирә. Баланы башка мәктәпкә урнаштыру өчен ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр баланы өч көн эчендә буш урыннар булган якындагы учреждениегә билгеләячәк.

Исегезгә төшерәбез, соңгы 5 елда Казанда 15 мең мәктәп укучысы өчен 12 яңа мәктәп һәм 7535 урынга исәпләнгән 34 мәктәпкәчә учреждение ачылды.

Мәгариф идарәсенең эш графигы

Уздыру урыны

Датасы

Вакыты

Казан мәгариф идарәсе,

Большая Красная ур., 1 (311 нче каб.)

Алдан язылу буенча: +7(843)292-92-43

(җомга көннәрендә)

14:00 дән 17:00 гә кадәр

Күчмә комиссия (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге)

13 нче апрель

10 нчы август

Алдан язылу буенча: +7(843)522-86-80

15:00 дән 17:00 гә кадәр

Күчмә комиссия (Киров һәм Мәскәү районнары буенча мәгариф бүлеге)

20 нче апрель

17 нче август

Алдан язылу буенча: +7(843)555-74-17

15:00 дән 17:00 гә кадәр

Күчмә комиссия (Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге)

27 нче апрель

19 нчы август

Алдан язылу буенча: +7(843)224-33-25

15:00 дән 17:00 гә кадәр

Күчмә комиссия (Совет районы буенча мәгариф бүлеге)

11 нче май

24 нче август

Алдан язылу буенча: +7(843)295-92-52

15:00 дән 17:00 гә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International