Татарстан лагерьларында язгы савыктыру кампаниясе башланды.
26 марттан башланган язгы каникуллар чорында Татарстанның балалар лагерьларында республиканың 20 муниципаль берәмлегенең 263 сәламәтләндерү оешмасында 16 155 бала һәм яшүсмерне (шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган балаларны) кабул итү планлаштырыла.
40 шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениесендә 5 148 кеше ял итәчәк, шуларның 4 407 се - бюджет дотациясе буенча, шулай ук 741 бала һәм яшүсмер - коммерция нигезендә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган көндезге 223 лагерьда - 11 007 кеше. Алмашының юнәлешләре телләр, цифрлаштыру, спорт, иҗатчылык һәм башкалар белән бәйле булачак.
Балалар ялын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәк, балалар ялын оештыруга җәлеп ителгән барлык хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчереләчәк.