28 март көнне Чаллыда Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе базасында «Яшәсен батырлык!» республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы узды.
Сайлап алу этабына Татарстанның төрле районнарыннан 128 гариза бирелгән. Йомгаклау этабына түбәндәге секцияләр буенча 72 эш узды:
«Минем гаилә ядкаре»;
«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!»;
«Мөһим эш»;
«Без хәтерлибез икән - без яшибез»;
«Иң яхшы экскурсовод»;
«Уку предметы кысаларында Бөек Ватан сугышы»;
«Җиңү дәресләре».
Анда катнашучылар үз тикшеренү эшләрен, социаль проектларны, экскурсияләрне, иҗади эшләрне тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның эшләрен югары бәяләде, балалар 1,2,3 дәрәҗә дипломнар һәм катнашучыларның сертификатлары белән бүләкләнделәр.