30 март көнне Казанның Киров районының 188 нче күппрофильле лицее базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты ярдәмендә «Татарстан Республикасында чит телләр белеме: торышы һәм перспективалары» дип аталган чит телләр укытучыларының республика Форумын уздырды.
Форумда «Чит тел» предметы өлкәсен җитәкләүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре, инглиз, француз, немец телләре укытучылары катнашты.
Форумда бөтен республикадан 300 дән артык чит тел укытучысы катнашты.
Форум эшендә 6 секция оештырылды: яшь белгечләр, остаз укытучылар, методистлар, немец теле укытучылары, француз теле укытучылары, CLIL методикасы буенча эшләүче укытучылар катнашты.
Пленар утырышта Татарстанда олимпиада хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек технологияләре, чит телләрне укытуның заманча методикалары каралды.
Форум ел саен уздырыла. Бу юлы ул дүртенче тапкыр узды.