Яшел Үзән 5 нче гимназиясендә капиталь ремонт уку елы башланганчы тәмамланачак. Бүген объектта шәһәр мэры Михаил Афанасьев булды, ул корпусларны карады, кирәкле йөкләмәләр бирде.
Мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт быел башланды. Эшләр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләүнең федераль программасы ярдәмендә уза. Гимназияне яңартуга 127 млн сум акча җибәрелде.
Мәктәп 1961 елда төзелгән һәм ике корпустан тора. Аларның гомуми мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык. Бүгенге көндә биредә 535 укучы белем ала.
Васильево бистәсендәге 2 нче мәктәптә дә ремонт эшләре кайный. Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов объектта булдылар, бинаның төзелеш һәм дизайн-проектын карадылар.
Мәктәпкә гыйнварда капиталь ремонт башланды. Фасадны, керү төркемен тулысынча яңарту, тирә-юньне төзекләндерү планлаштырыла. Яңа уку елын балалар шулай ук яңартылган мәктәптә каршы алачак.