Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы илнең әйдәп баручы педагоглары белән берлектә «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты өстендә эшен дәвам итә. Проектка үзгәрешләр кертелә һәм ул заманча мәгариф системасы ихтыяҗларына яраклаштырыла. Бу хакта Бөтенроссия эксперт педагогика советы утырышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
"Проект һәр бала, кайда һәм кайсы мәктәптә укуына карамастан, сыйфатлы белем ала алсын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне туплый. Моның өчен бүген нинди дәрәҗәдә булуларын һәм киләчәктә аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген ачыклау өчен мәктәпләргә диагностика үткәрергә кирәк. Бездә чишелешнең барлык кирәкле комплекслары бар", - дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов.
Ул искә төшергәнчә, "Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе" проекты буенча фикер алышуга 9 меңнән артык педагог кушылды, шул исәптән ВЭПС әгъзалары да. Алар проект концепциясен алга таба да үстерү өчен нигез булган тәкъдимнәр керттеләр.
Фикер алышу вакытында укытучыларның квалификациясен күтәрү мәсьәләсе кузгатылды. Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, педагоглар өчен Россия Мәгариф министрлыгы Академиясендә төрле курслар булдырылган - алар барлык кирәкле программаларны һәм предметларны колачлый.
Педсовет барышында шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә, инклюзив белем форматларына һәм коррекцион педагогиканы үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу теманы ВЭПСның алдагы утырышларының берсен багышлау планлаштырыла.