Россия педагоглары һөнәри олимпиадаларда катнаша ала

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

«ПРО-IT» һәм «ДНК фән» олимпиадаларының биремнәрен дистанцион рәвештә үтәргә мөмкин. Биремнәрне 10:00 дән (мск) 2022 елның 29 мартыннан 2022 елның 11 апреленә кадәр үтәргә мөмкин булачак.

«Зур ил командасы» метапредмет олимпиадасын һәм рус теле укытучылары өчен «Рус теле сакчылары» олимпиадасын үткәрү 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Укытучыларның Бөтенроссия һөнәри олимпиадасы Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән 2021 елдан бирле уздырыла. Ярышта ирекле һәм түләүсез катнашу. Былтыр олимпиаданың өч юнәлешендә илнең барлык төбәкләреннән 34 меңнән артык педагог катнашты. Олимпиадаларның максаты - укытучы һөнәренең статусын күтәрү.

Үткәрү датасы: 29 март - 2022 елның 11 апреле (информатика һәм табигый фәннәр укытучылары өчен олимпиадалар).

Формат: дистанцион рәвештә.
Олимпиадаларның рәсми сайты: https://konkurs.apkpro.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International