"Ростелеком" Казан укучылары өчен "Саннар дәресе" үткәрде

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Интернет нәрсә ул? Ул кайда урнашкан һәм бинага ничек эләгә? Мондый һәм башка сорауларны Казан укучылары Артур Лигостаевка, «Ростелеком» компаниясенең Татарстандагы филиалының техник директорына бирделәр.

Федераль оператор ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының башлангычын хуплады һәм 33 нче Казан гимназиясендә «Саннар дәресе» үткәрде.

Беренче дәреснең темасы киберкуркынычсызлык булды. Артур Лигостаев алтынчы сыйныф укучылары белән интернетта сагалап торырга мөмкин янаулар һәм балалар өчен куркынычсыз киңлек тудырырга ярдәм итә торган гади кагыйдәләр турында сөйләде. Укучылар шәхси мәгълүматларның нәрсә булуы, парольләрне ничек уйлап табу, антивирус программаларының ни өчен кирәк булуы, кибербуллинг һәм мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International