31 мартта физика, тарих, чит телләр (язма өлеш) буенча 2022 елгы БДИның вакытыннан алда этабын үткәрү планлаштырыла.
БДИ имтиханнар уздыруның 2 пунктында уза: Яр Чаллы шәһәренең 48 нче урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең Совет районының 8 нче гимназиясе базасында.
12 аудитория эшли. Имтиханнар үткәрү пунктларында 61 педагогик хезмәткәр катнаша. Мәгълүмат тапшыру сакланган каналлар буенча кулланыла торган технологияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла:
- экзамен материаллары интернет челтәре аша тапшырыла,
- экзамен материалларының тулы комплектлары аудиториядә бастырып чыгарарыла һәм сканерлана.
Барлыгы 31 мартка 107 катнашучы гариза биргән, шул исәптән 44 катнашучы - физикага, 33 - тарихка, 30 - инглиз теленә (язма өлеш).