Чит ил дәүләтләренең дустанә булмаган гамәлләре аркасында Ауропа югары уку йортларында урыннарын югалткан студентлар Россиядә укуын дәвам итә алачак

2022 елның 1 апреле, җомга

Чит илдә укыган һәм Европа университетларыннан сәбәпсез куылган россиялеләр Россия вузларында укуларын бушлай дәвам итә алачак. Бу хакта карарны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Студентлар вакантлы бюджет урыннарында яки түләүле мәгариф хезмәтләре турында шартнамәләр буенча укый алачак. Шул ук вакытта мондый укуның бәясе югары уку йорты хисабына тулысынча компенсацияләнәчәк.

Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, бүген чит ил югары уку йортларыннан илебез вузларына күчәргә туры килә торган Россия студентларына аерым игътибар бирергә кирәк.

Башка дәүләтләрдә белем бирү нәтиҗәләрен Россия мәгариф стандартлары кысаларында кабул итәргә мөмкин булган ватандашлар илебез университетларының 1-5 курсларына күчереләчәк. Гариза кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә вуз студентка нинди фәннәр яңадан укылачак яки яңадан аттестатланачак, һәм кайчан укуга керешәчәген хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International