1 июньгә кадәр «Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2022 елның 1 апреле, җомга

«Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне чакыралар. Җиңүчеләр заманча планшетлар һәм акчалата бүләкләр алачак.

Конкурста берничә номинация каралган: «Сәнгать әсәрләре», «Скульптур әсәрләр», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Әдәби әсәрләр», «Әсәр буенча Стрит-арт», «Яңа формалар».

Гаризаны чараның рәсми сайтында бирергә мөмкин. Биредә үк номинацияне сайларга һәм үз иҗат эшләреңнең фотоларын һәм видеосын беркетергә кирәк. Заявкалар 1 июньгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр 2022 елның 15 сентябрендә билгеле булачак.

14 яшьтән 17 яшькә кадәрге җиңүчеләр ультра заманча планшетлар алачаклар, ә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр - акчалата призлар. Беренче урын өчен - 200 мең сум, икенчесе - 100 мең сум, өченчесе өчен 50 мең сум күләмендә приз каралган.

Конкурсның максаты - илнең яшьләр сәнгатенә ярдәм итү, хәрби тарихны популярлаштыру һәм аны өйрәнүдә ярдәм итү, патриотизм тәрбияләү, милләтнең бердәмлеген ныгыту, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, буыннарның тарихи һәм мәдәни бәйләнешен ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International