Чит ил вузларыннан кыскартылган студентлар РФдә бушлай укый алачак

2022 елның 1 апреле, җомга

Премьер-министр Михаил Мишустин аерым дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре аркасында чит ил югары уку йортларында үз урыннарын югалткан Россия студентларына ярдәм итү чараларын раслады. Алар бушлай Россиядә укуларын дәвам итә алачак.

Мондый студентлар өчен керү сынаулары гадиләштерелгән тәртиптә узачак, алар югары уку йортларын үзләре билгеләячәк. Студентның нәтиҗәләр исәпкә алып, аны кайсы курска укырга кабул ителүе индивидуаль билгеләнәчәк.

Студентлар бюджет урыннарына гына түгел, ә түләүле укуга да керә ала. Бу очракта укуның бәясе вуз хисабыннан тулысынча компенсацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International