1 апрельдән ундүрт яшьлек мәктәп укучылары дәүләт хезмәтләре порталыннан мөстәкыйль файдалану хокукына ия булачак

2022 елның 1 апреле, җомга

1 апрельдән яшүсмерләр 14 яшьтән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында мөстәкыйль рәвештә теркәлә алачак. Ә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен моны баланың ата-анасы порталдагы үзенең шәхси кабинеты аша эшли алачак. Тиешле карарга хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Цифрлы ресурсларга ничек эләгеп була һәм ул балигъ булмаганнарга нинди мөмкинлекләр бирә?

Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү өчен, 14 яшьтән мәктәп укучыларына СНИЛС, паспорт, кәрәзле телефон номерын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк булачак. Министрлар Кабинеты сайтында әйтелгәнчә, бу үсмерләргә шәхси хисап язмасы аша сервислардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән, үз электрон көндәлегеңә керергә, өй эшен белергә, уку йортына керү турында мәгълүмат алырга яки каникул вакытында әзерләнүгә гариза язарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International