Татарстанның өч укучысы география буенча бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды

2022 елның 1 апреле, җомга

26 марттан 30 мартка кадәр Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университеты базасында география буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада илнең 75 төбәгеннән 260 кеше катнашты. Татарстаннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән 10 9-11 сыйныф укучысы катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 3 катнашучы җиңүче булды:

Кирилл Гусев, СУНЦның 11 нче сыйныф укучысы - КФУның «IT-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбе;

Данил Федоров, Яр Чаллының 77нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы;

Вероника Шәрәфетдинова, Казанның Яңа Савин районы А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы.

Призерларны, остаз укытучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International