Буа районында «Иң яхшы вожатый – 2022» сайладылар

2022 елның 1 апреле, җомга

30 март көнне Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Иң яхшы вожатый-2022» республика конкурсының финалы булып узды.

«Иң яхшы вожатый» республика конкурсы 2000 елдан бирле үткәрелә һәм «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының бренд проектына әверелде.

Конкурсны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Конкурсның финалында Татарстанның 17 муниципаль районыннан (Азнакай, Алексеевск, Баулы, Буа, Бөгелмә, Биектау, Кама Тамагы, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Лаеш, Тәтеш, Ютазы, Казан һәм Яр Чаллы) 17 укучы катнашты.

Конкурсның финалы «Җиде могҗиза», педагогик кейсларны хәл итү һәм «Вожатый концерты» дип аталган үз-үзеңне тәкъдим итүне күздә тотты.

Конкурсның барлык этаплары тәмамлангач, иң яхшы әйдаман дип танылдылар: 

Гран-При иясе-Вениамин Кочетков, Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее.

1 урын-Никита Ильин, Буа шәһәре лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе);

2 урын-Софья Захарова, Кама Тамагы районы Рудник урта гомуми белем мәктәбе;

3 урын-Данил Куркин, Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International