24 март көнне В.Д.Поташов исемендәге Техник көллият базасында «3D-модельләштерү» республика конкурсы узды.
Олимпиадада катнашуга Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырылды, алар техник профильле урта һөнәри белем бирү оешмалары федераль дәүләт белем бирү стандартының һөнәри программаларын үзләштерә.
Конкурста катнашучыларның 17 се үз белемнәрен һәм әзерлек дәрәҗәсе югары булуын күрсәттеләр. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Никита Габитов, В.Д.Поташов исемендәге техник көллият;
1 урын - Дамир Гатин, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
2 урын - Дмитрий Васильев, Әлмәт политехника техникумы;
2 урын - Рамил Бигиев, Алабуга политехника көллияте;
3 урын - Радик Әхтәмов, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация көллияте.
Конкурста катнашучыларның барысы да сертификат алды, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде.