31 мартта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм урынбасарлары белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль методик хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартларын үзгәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген муниципаль методик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 22 050 сум тәшкил итә.
Яңа үзгәрешләр нигезендә уртача хезмәт хакы:
- ММС методистының төп оклады 16 732 сум булганда һәм тармак өстенлеге коэффициентын исәпкә алып 41 508 сумны тәшкил итәчәк;
- өлкән методистның төп оклады 16 736 сум булганда һәм тармак өстенлеге коэффициентын исәпкә алып 44 032 сумны тәшкил итәчәк;
- ММС җитәкчесенең төп оклады 16 864 сум булганда һәм тармак өстенлеге коэффициентын исәпкә алып 44 254 сумны тәшкил итәчәк.
Грант ярдәме программасы элеккеге күләмдә сакланачак.
Киңәшмә эшендә шулай ук мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан рескомы рәисе Юрий Прохоров, өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының хезмәтне планлаштыру һәм түләү бүлеге башлыгы Елена Софронова һәм мәгариф хезмәткәрләренең Татарстан рескомының баш хокукый инспекторы Диләрә Бургуева катнашты.