5 апрельдә «Авыл укытучысы» программасы буенча гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамлана

2022 елның 2 апреле, шимбә

Программа зур булмаган шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

1 млн. сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен авыл торак пунктына, яки шәһәр тибындагы поселокка, яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән (күченгән) укытучы ала алачак.

«Авыл укытучысы» программасының барлык шартлары, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча, түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

1. «Авыл укытучысы» Бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.apkpro.ru/.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru «Эшчәнлек» - «Программа, проектлар һәм чаралар» - «Авыл укытучысы» программасы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International