Россиядә 1 июньдә яшьләр һәм студентлар туризмы программасы эшләтеп җибәреләчәк

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Россиядә 1 июньдә яшьләр һәм студентлар туризмы программасы старт ала, ул яшьләргә югары уку йортлары корпусларында һәм тулай торакларында арзан бәядән тукталып, ил буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел проектта Россиянең 98 шәһәреннән 155 югары уку йорты катнаша. Мондый тәкъдимнән ким дигәндә 10 мең кеше файдалана алачак, дип билгеләде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. 

Билгеләп үтелгәнчә, яшьләр өч юнәлешнең берсен сайлый алачак: фәнни эш яки стажировка максаты белән туризм, кызыксындырган белгечлекләр яки һөнәри әзерлек, мәдәни-танып белү һәм рекреацион туризм белән танышу өчен сәяхәт.

Яшь сәяхәтчеләр төркем форматын да, сәфәрнең шәхси форматын да үзләре сайлый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International