Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры дәвам итә

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген, 4 апрель көнне, имтиханнар уздыруның ике пунктында (Яр Чаллы шәһәренең 48 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәренең 8 нче гимназиясе) информатика һәм ИКТ (КЕГЭ) буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырылды. Узган елларның 53 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханга килергә теләк белдергән, шуларның 28-е генә имтихан бирергә килгән.

2021 елдагы кебек үк, информатика һәм ИКТ буенча БДИ компьютер формасында үткәрелде. Имтиханнар нәтиҗәләре https://checkege.rustest.ru/, Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге сайтында "БДИ катнашучысы" бүлегендә урнаштырылачак.  Нәтиҗәләргә керү - ачык һәм бушлай. Моннан тыш, нәтиҗәләрне мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнарында да белергә мөмкин.

7 апрель көнне биология имтиханына 89 кеше гариза бирде, җәмгыять белеме имтиханына - 79.

Исегезгә төшерәбез, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга мөстәкыйль әзерлек һәм БДИ әзерләүчеләрнең консультацияләре буенча методик тәкъдимнәр барлык фәннәр буенча түбәндәге ресурсларда урнаштырылган:

«Навигатор ГИА»: https://obrnadzor.gov.ru/navigator-gia/

Рособрнадзорның рәсми сайты: https://obrnadzor.gov.ru/gia/

Педагогик үлчәүләр Федераль институты: https://fipi.ru/ege/сайтында БДИ биремнәренең ачык банкы

БДИ нәтиҗәләрен тикшерү сервисы: https://checkege.rustest.ru/

Мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге: http://rcmko.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International