Казанда «Җиңү-2022» хәрби-спорт уены узачак

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

«Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы Казанда 2022 елның 4-6 апрелендә узачак.

Уен республика яшьләрен патриотик тәрбияләү, ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыкны пропагандалау, армиядә хезмәт итүгә әзерлек максатыннан үткәрелә.

Ярышлар программасына Ватан тарихын, хәрби тарихны, гомум хәрби Уставларны һәм медицина әзерлеге нигезләрен белү буенча теоретик блок, «визит карточкасы» конкурсы, шулай ук АК-74 җыю һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, строй әзерлеге, фаертаг, ГТО нормативларын тапшыру һ.б. керә.

Шулай ук барлык командалар Казан югары хәрби команда училищесы полигонында «Алга яшь армиячеләр!» тактик уенында катнашачак.

«Җиңү» уены 14 ел дәвамында үткәрелә, анда яшүсмерләр һәм патриотик клублар, Яшь Армия отрядлары, белем бирү учреждениеләре һәм кадет мәктәпләре командалары катнаша.

2022 елда уенда 150 кеше – 12 команда катнашачак.

Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, шулай ук «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалында республикабыз данын яклаячак.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International