ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Татарстанның иң яхшы 15 хезмәткәренә керде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәре исемлегенә керде.

Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы комиссиясе дәүләт хезмәткәрләрен 2021 ел нәтиҗәләре буенча ТР Электрон мактау тактасына кертү турында Карар кабул итте. Дәүләт хезмәткәрләрен Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып профессиональ казанышлар, инициативалар һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.

Роза Шәяхмәтованың һөнәри эшчәнлеге «Мәгариф» милли проекты чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. 2021 елда педагогларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәге һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү Үзәге тулы масштаблы эшли башлады. Республика бәяләү чаралары банкы төзелде; ачыкланган һөнәри дефицит нәтиҗәләре буенча 6 400 педагог өчен индивидуаль белем бирү маршрутлары, 400 дән артык адреслы укыту программасы эшләнде. Фән һәм методик компетенцияләрне камилләштерү, шул исәптән мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерү технологияләре буенча укытучыларның квалификациясен күтәрү өлешендә Татарстан өчен билгеләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренең 100 процентка үтәлүенә ирешелде.

2016 елдан башлап укытучыларның квалификациясен күтәрүнең персонификацияләнгән моделе уңышлы тормышка ашырыла, аның аша ел саен 20 меңгә якын педагог үзенең белемен арттыра. Уку нәтиҗәләре буенча һәр педагог конкурстан соң мониторинг уза, уңышлы нәтиҗәләр булганда – электрон таныклык, ә мәктәп администрациясе электрон реестрдан күчермә ала. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2020/2021 уку елы мониторингы нәтиҗәләре буенча әлеге система Россия Федерациясе субъектлары арасында иң яхшысы дип билгеләнде.

«Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнарының белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мониторингы буенча эшне оештыру. 2021 ел мониторингы нәтиҗәләре буенча Татарстан, мөмкин булган 1000 баллдан 850 балл җыеп, алдынгы позицияләрне били.

Роза Шәяхмәтова-педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре, мактаулы остаз һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.  2021 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International