2022 елда төбәкләргә кече сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүгә 63 млрд сумнан артык акча җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта аны 7,5 млн укучы ала, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
Премьер-министр Михаил Мишустин регионнардагы вәзгыять мониторингының мөһимлеген ассызыклады. Финанслау мәсьәләсе Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовның шәхси контролендә булачак.
Башлангыч мәктәптә укучыларны кайнар туклану белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Бурыч 2020 елның гыйнварында куелды һәм Федераль Собраниегә Президентның юлламасында яңгырады.