Валерия Скворцова эшләгән робот параллель сферик манипулятор принцибы буенча эшләнгән. Төп конструкция ике дугасыман иңсәдән төзелгән база һәм мобиль платформалардан һәм өч аяктан тора. Пациент аппаратка кулын суза һәм югары мобиль платформадагы ручкага тотына, аның терсәк буыны махсус аскуймада теркәлә. Роботның хәрәкәтчән элементлары кулларның беләзек буынын хәрәкәтләдерергә ярдәм итә: кул чугын салмак кына аска-өскә, уңга-сулга хәрәкәтләндерә һәм ике якка бора.
Уйлап табучы сүзләренчә, җайланманың конструкциясе классик параллель сферик манипуляторлардан аерылып тора. Аның роботы асимметрияле башкаруда эшләнгән, бу аның кул чугы стандарт хәрәкәтләр киңлегенә кадәр файдалы эш киңлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Бу роботны компактлы һәм куллануда уңайлы итә.
Валерия Скворцова проекты интеллектуаль милекне рәсмиләштерү стадиясендә.